ПИПЕ’ТКА и. фр. Сыеклык суыртып алу һәм аны тамчылап тамызу өчен кулланыла торган резин башлы нечкә пыяла көпшә; тамызгыч. Балалар аны пинцет белән ашаталар, пипетка белән су эчерәләр. З.Зәйнуллин. [Зиләйлә] шкафтан нәни генә шешә, пипетка алып, салкынча бармаклары белән егетнең күз кабакларын киереп, дару тамызды... М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә