ПИПЕЛДӘ’Ү ф. Пип-пип дигән тавыш чыгару. Алар шулай икеле-микеле ишек төбендә таптанып торганда, караватта нидер чыелдап, пипелдәп кычкыра башлады. Ф.Бәйрәмова. Кесә телефонының төймәләре пипелдәде: «Сезнең очрак безнең компетенциягә керми... Тынычлык саклагыз. Иртән чыгарырлар». Д.Булатова. Әйтик, математикадан контроль эш барышында тәрәзә буенда утыручы күзлекле кызның телефоны пипелди. А.Гыймадиев Пипелдәп алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз генә пипелдәү. Район юлыннан барганда, антирадар бер-ике машина янында пипелдәп алды да туктады. Шәһри Казан Пипелдәп кую Бер тапкыр пипелдәү. Әтием яткан карават башында урнашкан аппарат кына тынлык пәрәнҗәсен ертып пипелдәп куя. Идел Пипелдәп тору Бертуктаусыз, әледән-әле пипелдәү. Акрынлап ул тына барды, пипелдәп торуга күчте. Ф.Яхин Пипелди башлау Пипелдәргә тотыну. Шуны гына көткән кебек, аның кесәсендә дә нидер чыелдый, пипелди башлады. Ф.Бәйрәмова. – Шуңа ничәдә генә йокларга ятсам да, сәгать пипелди башлаганчы ук, биш тулырга биш минутта күзләремне ачам, – дип елмая ул. Кызыл таң |