ПИОНЕРЛЫК и. 1) Нәрсәне дә булса беренче булып эшләү, башкару күренеше. Аннары галим, беренчеләрдән булып Кандалый иҗатының төп үзенчәлекләреннән тел-стильдә һәм рухта чагылган табигый халыкчанлык, хатын-кыз хокукын күтәреп чыгудагы пионерлык, үзе сайлаган юлга гомер буе тугрылык сыйфатларын атап күрсәтә. Ә.Дусайлы 2) Пионер оешмасында әгъза булу. Иптәшләренең ышанычларын аклап чыгу, йөзгә кызыллык китермәү, пионерлык исеменә тап төшермәү – шундый зур бурычларны йөкләделәр аңар. А.Алиш. Берәү чыгып Вәлиулла-Владимирның пионерлар сафына кабул ителгәнен сөйләп, аңар пионерлык билеты бирде... А.Әхмәдуллин |