ПИОНЕРВОЖА’ТЫЙ и. рус Советлар Союзында мәктәптә, пионер лагеренда пионер отряды яки дружинасы белән җитәкчелек иткән кеше. Мин тарих, география, конституция укытудан тыш өлкән пионервожатый, агитколлектив җитәкчесе идем. М.Мәһдиев. Монда ул үзен бик актив пионер итеп күрсәтә, үзешчән сәнгать кичәләрендә катнаша. Аны пионервожатый итеп куялар. Сөембикә |