ПИОНЕР и. нем. 1. 1) Тикшерелмәгән, өйрәнелмәгән җиргә беренче булып килгән һәм шунда урнашкан кеше 2) Беренче, башлангыч нәрсә, нигез. Лишайникларны икенче төрле үсемлекләрнең пионеры дип тә йөртәләр. Гомуми биология 3) Яңалыкка беренче булып юл салган кеше. Бармак белән генә санаулы калган татар театры пионерларының кандидатураларын бу каберлекләргә куярга ирек бирмәскә кирәк. К.Тинчурин. Космос пионерлары 4) Советлар Союзында 10 яшьтән 15 яшькәчә булган балаларны эченә алган коммунистик оешма әгъзасы. Без мәктәптә, пионер дружинасында им-томга, дини гореф-гадәтләргә каршы сугыш ачкан еллар иде ул. М.Мәһдиев. Пионерларның ду кубарып бер кешегә концерт куюларын күреп, курорттагы башка авырулар да шул төбәккә җыелдылар. Ф.Яруллин 2. с. мәгъ. 1) биол. Билгеле территориягә, берәр өслеккә беренче булып урнашкан. Пионер үсемлекләр 2) Берәр эшчәнлек өлкәсендә беренчеләрдән булган. Пионер галим |