ПИНЦЕТ и. фр. Медицинада һәм техникада кулланыла торган эскәк. Дулкынланудан аның кулындагы пинцет сизелер-сизелмәс кенә калтырана башлый. М.Юныс. Күршем --- хирургныкы кебек пинцеты белән сәгатемнең төртмәгән-капшамаган бер генә шөребен дә, бер генә кылын да калдырмады. Р.Төхфәтуллин. Ике яклы хирургия пычагы ланцетлардан тыш Биләрдән табылган әйберләр арасында пинцетлар да бар. Г.Дәүләтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә