ПИНГВИН и. фр. Канатлары тәңкәсыман каурыйлар белән капланган, гәүдәсенең арка ягы кара, түше һәм корсагы ак төстә булган, ишкәксыман аяклы очу сәләтен югалткан диңгез кошы. Бер пингвин боз өстендә бер хатын-кыз итәге табып ала да шуны киеп куя. Т.Миңнуллин. Пингвиннар колония булып оялыйлар, балык, башаяклы моллюсклар һәм кысласыманнар белән тукланалар. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә