ПИМА и. коми 1) Киез итек. Былтыргы бишмәт тузган, былтыргы пима тишелгән, аякларның табаны кырылган иде. М.Гафури. Ике очлы җеп белән тегүнең серенә төшендем. Бу инде пима төпләргә, казанча әйтсәк, киез итеккә ас салырга өйрәнү дигән сүз иде. М.Әмир. Искереп таланган, табаннары гына түгел, кунычлары да кат-кат ямалган, көя шадралаган пималарга мин әрнү катыш кызыгып карадым. А.Гыйләҗев

2) Төньяк халыкларында: мех итек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә