ПИЛМӘН и. фин-угор Тышы төче камырдан, эче төрле тәмләткечләр салып тарттырылган ит яки эремчектән әзерләнеп, кайнар шулпада пешерелә торган вак бөккән. Җирән сакаллы кеше мискидәге катыклы пилмәнне тирән тарелкага салып ашарга кереште. К.Тинчурин. Җәмилә, әтисенең тәлинкәсен алып, пилмән салып килде, аннары абыйсын, бабасын, Гәүһәрне кыстарга кереште. Г.Әпсәләмов |