ПИКНИК и. ингл. Бер төркем кешеләрнең табигать кочагына, сахрага чыгып күңел ачулары; сәйран. Кичә Идел аръягына пикникка чыккан идек. Г.Ибраһимов. Ул үзенең бөтен буш вакытын укучыларга багышлый, Оренбург тирәсендәге табигатьнең иң матур урыннарына пикникка чыгуны да ул оештыра. Җ.Фәйзи. Алар [Әмирханнар] табигать кочагына хозурга чыгып, бик күңелле, гомергә истә калырлык, хәзергечә әйтсәк, пикниклар оештыра. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә