ПИК и. фр. 1) Тауның очлы түбәсе, аның иң югары ноктасы 2) махс. кит. Берәр нәрсәнең кинәт кенә күтәрелеше яки күтәрелеш чоры. Сәйдәш иҗаты белән таныш кешеләр белә булыр: Салих аганың иҗади пигы 30 нчы елларда була. Р.Фәйзуллин. Анда катнашу – күңелеңдә туардай матур хыялларның пигы, үзе зур бәхет! А.Хәсәнов. Эпидемия пигы ◊ Пик вакыты к. пик сәгате. Инде сигезенче ярты. Бу бит инде, Мәскәү теле белән әйткәндә, пик вакыты. М.Юныс. Пик сәгате Эш-хәрәкәттә иң тыгыз, киеренке вакыт. Казан урамнарында пик сәгатьләрендә автомобильләрнең очсыз-кырыйсыз тоташ агып торуын күзәтергә мөмкин. Мәдәни җомга |