ПИЖОН и. фр. Соңгы мода белән киенүче һәм тышкы кыяфәте белән генә кызыксынучы көяз егет; гомумән фырт кеше. Ялган романтика, тышкы бизәкләр исерткән сине --- Төче телле пижоннарның матур сүзләренә эреп алдангансың. Р.Фәйзуллин. Әгәр дә минем әти бай булса, мин дә шундый пижонга әверелер идемме? Бәлки... Р.Зәйдулла |