ПИЖА’МА и. ингл. < фар. Өйдә йөргәндә яки йоклаганда кияр өчен, җиңел тукымадан иркен итеп тегелгән костюм. Таушалган пижамаларын киеп, китап тотып чыккан эчпошыргыч «командировочныйлар», ул үтеп киткән саен, китаптан башларын күтәреп, аның артыннан карап калалар. Ә.Еники. --- Бу сәгатьләрдә «министрлыкта утырырга» тиеш булган Сөләйманов авылдашы квартирына килеп кергәндә, ул пижамадан килеш әле иртәнге чәй яныннан ялкау гына күтәрелеп килә иде. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә