ПИДЖАК и. ингл. Алдан төймәләнә торган, ачык кайтарма якалы курткасыман кием; ирләр костюмы. Гыйлаҗи кара пиджактан, Бикмулла билен бумыйча кигән солдат гимнастёркасыннан иде. Ә.Еники. Пиджагын иңенә генә салган, биек арышлар эченнән башы гына чайкалып күренгән Әгъзам, бара торгач, яшь урманга килеп керде. Г.Әпсәләмов. Берсендә, Тифлис–Мәскәү поезды белән кайтканда, әтисенең пиджак кесәсеннән акчасын урладылар. М.Мәһдиев |