ПИГМЕНТ и. лат. 1) Тере организмда тукымаларга берәр төс бирә торган табигый буяу. Ул матдә химик төзелеше ягыннан тән пигментына охшамаган микән? Негрлар тәнен кояш пешерүдән шул каралҗым пигмент саклый бит. А.Тимергалин. Пигментлар чәчәк яфракчыкларына, яфракларга, җимешләргә кызыл һәм зәңгәр яисә саргылт төс бирәләр. Ботаника 2) Буяу әзерләгәндә, порошок сыйфатында кулланыла торган буялучан матдә; минераль буяу. Буяучы матдәләр гадәттә сары һәм кызгылт сары пигментлардан торалар. Е.Солодухин. Табигый минераль пигментлар, табигый материалларны тарттырып, иләп, суда утыртып табыла. Төзү материаллары. Силикат кирпеч аксыл сары төстә, селтегә чыдам пигмент керткәндә төрле төстә була. Р.Шакирҗанов |