ПИГМЕЙЛАР и. гр. күпл. 1) Үзәк Африкада һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең кайбер өлкәләрендә яшәүче тәбәнәк буйлы кешеләр кабиләләре атамасы һәм шул кабиләләрнең бер вәкиле. Тик менә алар барысы да пигмейлар кебек, буйга бездән шактый кыскалар. Р.Фәизов. Экваториаль урман зонасы кешеләре – пигмейлар – кыска буйлы. Материклар һәм океаннар географиясе

2) күч. Начар кеше, адәм актыгы. Кеше иреген тыеп булмый, ул Табигатьтән килә! Ул Илаһи көчтән килә! Җир кирегә әйләнә алмый, Пигмейлар әйтеп кенә... Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә