ПИГАМБӘР и. фар. сөйл. к. пәйгамбәр. Сәлам язмак пигамбәр сөннәтедер, Сәлам алмак – матур кыз хөрмәтедер. Г.Кандалый. Әүвәл заманда пигамбәрләрне дә кавемнәре азган кешеләр, безнеңчә тормыйлар, безнеңчә йөрмиләр, дип гаеп иткәннәр. Ф.Әмирхан. Мөхәммәд пигамбәрнең бер хәдисендә, игелек кылганда, эшне иң әүвәл якын-тирәңнән, туганнарыңнан башларга кирәклеге турында әйтелгән. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә