ПИАНИ’НО и. ит. Кыллары астан өскә таба тартылган клавишлы, басып торган зур корпуслы уен коралы. Анда мин беренче мәртәбә пианино күрдем һәм, музыка мәктәбенең мөдире күрмәгәндә генә, пианино бармакларына баса башладым. Һ.Такташ. Сәлимовларның бүлмәсе дүртәү. Бизәкле шкафлар, паласлар, яшел хәтфә белән тышланган урындык-кәнәфиләр, пианино... алтын рамлы картиналар. Г.Ахунов. Асия бик кечкенәдән ук пианинода әйбәт уйнаган, аның музыкаль хәтере бик яхшы булган. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә