ПЕШҮ I ф. 1) Кайнап яки югары температурада тотылып ашау-эчү өчен әзер хәлгә килү. Мәүлиханың боткасы да пеште, чәе дә өлгерде. Г.Бәширов. Сыер ите шулпасында пешкән кәбестә ашыннан да ким булмый бу. Г.Гобәй. Майга салгач, чәкчәк үзенә бертөрле формага кереп пешә. Татар халык ашлары

2) Кайнап яки кайнар суда җебеп, тәме, шифасы чыгу. Шәйхи карт матур сөйли: – Һәй Алла, эштән кайтышыңа һәйбәт такта чәй пешеп, табада арпа коймагы чыжлап утырсын иде, – ди. М.Мәһдиев

3) Югары температура тәэсирендә тән, тире авырту, зарарлану. Сәйфулла хәзрәткә акчасын ышкып, кыздырып тоттыра, хәзрәтнең кулы пешә. Ф.Бурнаш. Шүрлектә, чөйдә – мунча чабыну өчен кирәк булачак реквизит. Болар сукно баш киеме – баш пешмәсенгә, аска киез, кулга бияләй – чабынганда кул пешмәсенгә. М.Мәһдиев

4) күч. Кояш, тир һ.б.ш.лар тәэсирендә тән тиресе кызару, бозылу. Шәһәр халкының баераклары сайфияләргә күчтеләр, фәкыйрь сыйныф кояш эссесеннән пешәргә шәһәрдә калдылар. Г.Тукай. Малай елый, эссе кояш астында ул пешкән, янган, битләре кубалакланган. М.Мәһдиев. Авыл клубы шыгрым тулы. Бөркү. Тынчу. Тирләп-пешкән кешеләр ярым чишенгәннәр. М.Хәсәнов

5) Үсеп утырган игеннәр, яшелчә, җиләк-җимеш турында: ашамлык итеп әзерләрлек хәлгә җитү; өлгерү. Кайчандыр, әле бөтенләй сабый чакта, Якуб чиянең --- каралып пешкән түгәрәк җимешләрен авызы белән җыярга ярата торган иде. И.Гази. Җәй азакларында менә пешәм, менә өлгерәм дип чәчкә атып күкрәп утырган яшелчә-җимеш өстенә әллә нинди күкертле яңгыр явып уза. Р.Мулланурова

6) күч. Оялудан кызару, оят тойгысы кичерү. Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә. Әйтем

7) күч. Тиешле дәрәҗәгә җитеп эшләнеп бетү, әзер булу. Ачы булгач күңелем, Шигърем ачы чыга. Бәгъзан пешкән дип уйласам да, чи чыга. Г.Тукай

8) күч. Җайлану, барып чыгу. Бер минутка зиһенемдә дөнья әйләнде, эчтәге иблис әкрен генә баш күтәреп: – Чү, егет, эш пешә! – диде. Г.Ибраһимов. Мин хәзрәтнең сүзләрен башымны кагып, тәсдыйк итеп кенә утырам. Эчемнән шатланам. «Эш пеште, юлым уңды», – дип уйлыйм. М.Гафури. Шаулама, иптәш, эш пеште. Г.Камал

Пешкән ашка су кату Булган, беткән эшне бозу. Пешкән дә төшкән Бар нәрсәне ансат кына күреп, сораган яки сорашкан кешегә карата әйтелә. Пешкән шалкан Булдыксыз, уңмаган кеше турында. [Әхмәди:] азрак телләнеп алды: «Һәй, егет димәсәң, хәтерең калыр. Пешкән шалкан – төшкән калган, ди безнең татар». Г.Бәширов. Пешмәгән нәрсә к. пешкән шалкан. – Дурак! – диде [Шәрәфи карт]. – Пешмәгән нәрсә! Бер дә юкка нинди җәнҗаллар кузгатасың! Ш.Камал. Пеште ни, төште ни (барыбер) Ваемсыз, гамьсез кешегә карата

Пешә башлау Пешәргә тотыну. Маңгаена тир бөртекләре бәреп чыккан, ике бит очы яңа гына пешә башлаган алма кебек кызарган. Г.Галиев

Пешә тору Башка бер эш-гамәл белән берьюлы пешү. [Нәсимә:] Хәмидә, син бәрәңгене юып, казанга сал. Пешә торсын. Ш.Камал. Ул арада кухнядагы газ плитәсендә аш пешә тора. М.Мәһдиев. Әйдә, үлән алып килик, чәй әзрәк пешә торсын. Г.Якупова

Пешә язу Аз гына пешми калу. Хатыным кулындагы кашыгын төшереп җибәрде, мин исә чәйгә пешә яздым. Н.Дәүли

Пешеп бетү Тәмам пешү; бик нык пешү. Пешеп бетәр алдыннан, алып, табада кыздырасың. З.Зәйнуллин

Пешеп җитү Тиешле дәрәҗәдә пешү. Хәзер бәлешем пешеп җитә. Г.Сабитов. Кыз кеше, пешеп җиткәч, азамат егеткә чыгарга уйлана. Г.Хөсәенов

Пешеп килү Пешү алдында булу, пешәргә аз гына калу. Без килгән вакытта шашлыклары пешеп килә иде инде. Ватаным Татарстан

Пешеп чыгу Тәмам пешү. Әбекәе көлчәнең кайчан пешеп чыгасын каян белә торгандыр, табагач белән табаны тегеләй-болай боргалаганнан соң, берара җитез генә хәрәкәт белән көлчәне кабат теге кызыл шакмаклы ашъяулыкка төшерә дә өстен тастымал белән каплап куя. А.Юнысова. Казандагы итле аш, ниһаять, пешеп чыкты. Н.Фәттах

Пешеп яту сөйл. Пешү процессында булу. Аның бер дә пешеп яткан коймакны ташлап китәсе килмәде. Н.Фәттах. Калайда, кабарып, ак көлчәләр пешеп ята. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә