ПЕШКӘК и. 1) Гөбедә кымыз яки май атлау өчен, агачтан эшләнгән тишекле йомры атлагыч. [Тукал] Зиннәтле зур, бай тирмәнең ишеге төбендә сабадагы кымызны пешкәк белән шапырып тора иде. Г.Ибраһимов

2) Сыеклык, газ яки парны кысып тутыра яки суырып чыгара һәм цилиндр эчендә тыгыз йөри торган озынча яки диск формасындагы деталь. Ярлар башында нефть эзләүчеләр буровое эшли. Пешкәк тасмасын яңага алыштырганнар да искесен чыгарып ташлаганнар. М.Хәсәнов. Эчендә пешкәк йөри торган калай көпшә. Х.Камалов

3) Карга батмасын өчен, чаңгы таягына беркетелә торган агач боҗра



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә