ПЕ’ШКА и. рус 1) Шахмат уенында иң түбән дәрәҗәле фигура, пиядә. Уйнаганда, берәр пешка отса, Берлинны алгандай сөенә, үзенекен ашасалар, башын учлары белән кочаклап, коридор буйлап йөренә. Т.Миңнуллин. Пешка белән йөрү. Пешкалар һөҗүме 2) күч. Дәрәҗәсе түбән кеше, буш кеше. Попов кебек кешеләр алдында син гап-гади пешка гына бит, бәбекәчем. З.Мәхмүди. Пешка хәлендә калдым мин, әни. Д.Салихов |