ПЕШЕРҮ ф. 1) Азык-төлек әйберләрен югары температурада тотып, ашамлык итеп хәзерләү. Галимә апаң көн саен ярмаланып торган сары бәрәңге пешерә торган иде. Г.Бәширов. Киндер орлыгы кушып төелгән чөгендер пәрәмәче пешерерләрме безнең балалар? М.Мәһдиев. Бер җомга кунак булганнан соң, Хәят абыстай Мәгъсумга кышлык киемнәр хәзерләде, яхшы ашлар пешерде. З.Һади 2) Тән тиресен югары температура тәэсирендә авырттыру, җәрәхәтләү. Утлы күмер белән шаярасың, кулың пешерерсең. А.Алиш. Аһ орырга өлгермәде, кайнар аш аның өстенә түгелде, аякларын-кулларын пешерде. Ф.Яхин 3) Кайнатып яки кайнар суга салып, тәмен, шифасын чыгару. Яулык очын иреннәре белән капкан килеш, кайнатасына янбашы белән торып, чәй пешерергә кереште. Р.Батулла. Дару үләннәре пешерү 4) Сыгылмалы итү өчен, кайнар суда яки парда тотып җебетү, пешекләү. Тыштан: «Хәлим улым, чык, мунчаны юып чыгардым, миллекне пешердем, чык...» – дигән тавышы ишетелде. Г.Гыйльманов. Тал чыбыгы пешерү 5) Кояш турында: һаваны бик нык эсселәтү, кыздыру. Ә синең мәңге түбә астында, өстән яумый, кояш пешерми. Г.Гобәй. Әле кояш пешерә, әле җылы җил назлап, яфраклар шавында йокыга талдыра. А.Нәҗми 6) Кайнатып эшкәртелә торган берәр фабрикатны әзерләү. Гали җәй көне, тәгътыйль вакытларында, атасы янында заводта сабын пешерергә өйрәнә торган иде. Ш.Мөхәммәдев 7) күч. Ачулану, бик нык тиргәү, орышу. Икенче көнне, --- Фәсхине тауга алып чыгып, Искәндәр качып торган җиргә китереп, бик яхшылап, тәүбә иттергәнче пешердек. Ш.Усманов. Көннәрдән бер көнне әти аны чакырткан да яхшылап кына пешергән ---. Г.Толымбай 8) күч. Сугышта дошманга җимергеч ударлар ясау, тукмау. Эх, пешердек Японны без Хасан күле буенда. Ә.Ерикәй 9) күч. Кирәген бирү, җәзалау. «Кулакларны пешерәләр икән», – дигән җылы хәбәр ишетелгәч, прокурор ярдәмчесе янына ул да үзе килде. Г.Толымбай Пешерә башлау Пешерергә тотыну. Поход кухнялары, урамнарны төтенләтеп, итле аш һәм карабодай боткасы пешерә башладылар. Г.Бәширов. Телефон трубкасы Искәндәрнең кулын пешерә башлагандай тоелды. Р.Вәлиев Пешереп алу Тиз генә пешерү. Егет тиз генә бер җиләкне өзеп авызына каба һәм шунда ук кире төкерә. Авызын җиләк пешереп алгандай була. Агулы үсемлекләр. Яратмаса, якын итмәсә, егетнең иреннәре Кәримәне алай пешереп-пешереп алыр идемени? С.Шәмси Пешереп бетерү Пешерүне төгәлләү. Әни, коймак пешереп бетергәч, чәй хәзерли башлады. М.Гафури Пешереп җиткерү Пешеп җиткәнче пешерү; чиле-пешле калдырмау Пешереп йөрү Әле, хәзерге вакытта пешерү. Васфикамал бүген эшкә чыкмаган, мунча яккан һәм бәрәңге пәрәмәче пешереп йөри иде. М.Мәһдиев Пешереп кую Алдан пешеренеп әзерләнү. Күрше әбисе пешереп куйган карабодай боткасын ашап, бакчадагы беседкага чыгып аварга иде. Г.Бәширов Пешереп тору Әле, хәзер яки гел, әледән-әле пешерү. Сәйләнәнең анасы Фәтхия алардан китми, булыша, бала караша, кирәк булса, ашарга пешереп тора. Р.Батулла |