ПЕШЕРЕНҮ ф. Төрле ризыклар пешерү белән мәшгуль булу. Безнең авылда көзен хатын-кыз пешеренергә бик ярата иде. М.Мәһдиев. Илдус белән Илгиз икесе дә урамда, ә Рузилә, гадәттәгечә, пешеренә иде. Г.Мөхәммәтҗанова. Яшелчә бүлгән көнне китә пешеренү! Чөгендер пәрәмәче, кишер бөккәне. Казан утлары

Пешеренә башлау Пешеренергә тотыну. [Карчык] Артык тавыш-тын чыгармыйча гына пешеренә башлады. И.Салахов

Пешеренеп алу Тиз генә анысын-монысын пешерү

Пешеренеп йөрү Пешеренү белән мәшгуль булу. Әбиләр янәшәдәге тәбәнәк мич казанында пешеренеп йөриләр. Г.Гыйльманов. Ишекне ачып өйгә керсәм, кухняда күрмәгән-белмәгән яшь кенә бер хатын пешеренеп йөри. С.Сабиров

Пешеренеп кую Алдан пешеренеп әзерләнү

Пешеренеп тору Гел, һәрвакыт пешеренү. Гел пешеренеп кенә торды Алинә – яшь әтәч итен дә, өчпочмагын да, бәлешен дә, шулпасын да. Х.Ширмән

Пешеренеп яту сөйл. Пешеренү процессында булу. Туйга әзерләнеп, пешеренеп ятканда, боларга бер хәерче килеп керә. Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә