ПЕШЕКЛӘ’Ү ф. 1) Чи нәрсәләрне йомшарту, чистарту өчен, кайнар суга салып алу. Тавыкмы, казмы, күркәме – күзенә нәрсә эләгә, тота да чала, йолкый, пешекли, камыр баса, токмачын кисә, ашын пешерә ---. А.Хәлим. Эч-карынны пешекләү. Эчәкне пешекләү

2) Йомшарту, пешерү өчен, кайнар суга салып җебетү; парлау. Бүген иртән карт келәт буеннан кычыткан җыеп керде, карчыгы аны кайнар суда пешекләде. М.Мәһдиев. Чи баланны сытып, кайнар чәйдә пешекләп эчәргә кирәк иде. К.Кәримов

3) Дезинфекцияләү (йогышсызландыру) һ.б. максатлар белән кайнар су белән чайкау. Чүлмәкләрне кайнар су белән пешекләү

4) күч. к. пешерү (7 мәгъ.). Байтак интектергәч, ханым аны ачыктан-ачык пешекләргә кереште. А.Гыйләҗев. Кайтырга да бераз пешекләргә кирәк үзен. Ф.Яхин. Мөхәммәт абый: «О, Толстой! Ну, Толстой!» – дип, үзенчә пешекләде. Мәдәни җомга

Пешекләп алу Тиз генә яки аз гына пешекләү. Бүлмәләрне җыештыру да, киемнәрне үтүкләү дә, соңгарак калып килгәннәрне үз итеп кенә пешекләп алу да аның өстендә булды. А.Әхмәтгалиева. Кычытканны да башта кайнар суда пешекләп ала идем. Шәһри Казан

Пешекләп кую Пешекләгән хәлгә китерү. Кунакларны җитәкләп ләүкәгә менгезделәр дә --- алдан пешекләп куелган каен себеркесенең яфраклары коелып беткәнче чабындырдылар. М.Галәү

Пешекләп чыгу Барысын да берәм-берәм пешекләү

Пешекли башлау Пешекләргә тотыну. Йомры Гарифның Никтуган Әгъләметдине казаннан чүмеч белән кайнар су алып җиргә сибә, җирне пешекли башлый. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә