ПЕШЕГҮ ф. Эсседән яки башка тәэсирләрдән тән тиресе кызарып бозылу. Плауннарның спораларын медицинада яшь балаларның пешеккән урыннарына сибү өчен --- кулланалар. Биология. Ике-өч көн шулай әйбер ташый торгач, түзмәдем: «Нишләп глюкоза, балага пешеккәннән сибә торган порошок кебек вак-төякне дә бездән сорыйсыз, тудыру йортларын дәүләт тәэмин итмимени?» – дидем, озын телләнеп. Татарстан яшьләре Пешегә башлау Пешегергә тотыну Пешегеп бетү Тәмам, бик нык пешегү. Кызчыкның тәне пешегеп беткән Пешегеп китү Бераз, берникадәр пешегү. Бала пешегеп киткән |