ПЕШЕ с. 1) Сыгылмалы һәм нык. Чыбыкны пеше чакта бөгәләр. Мәкаль. Габдулланы, бәлки, ай-ваена куймый, төртеп чыгарган да булырлар иде, әмма шул вакыт әлеге фәррашның, кереп, шау-шуны басар өчен, кулындагы пеше чыбыгы белән шәкертләр өстеннән уңлы-суллы чажлатып, селтәнеп алуы --- белән Габдулла мәсьәләсе онытылды. Ә.Фәйзи. Күрше малайларның --- әтиләре --- матча ярыгында тал чыбык тота. Чак кына шуклык күрсәттеләрме, пеше тал чыжларга керешә. Ә.Баян 2) күч. Эшкә нык, уңган, булдыклы. Бик пеше кыз икән бу, бер дә эшләмәгән эше юк |