ПЕЧҮ ф. 1) Иркәк хайванның аталык бизләрен кисеп алу яки орлык каналын өзеп бәйләү. Баш ветврач Черипанов авыл халкына таныш. Ел саен айгырлар печәргә килә. Х.Камалов. Аның карчыгы Нәсимә әби тәкә печә иде. Н.Гыйматдинова. Печәргә кирәк моны. Печкән дуңгызлар тизрәк симерәләр дә. Аманулла

2) Тоташ тукымадан кием кисү. Ике каен кистем бер эздән, Ике күлмәк печтем бер бүздән. Җыр. Атасыннан күргән ук юныр, анасыннан күргән тун печәр. Әйтем. Киемчегә рөхсәт бетәр Тар чалбарлар печәргә. М.Укмасый

3) күч. Артык кыскарту, күләмен киметү. Соңгы повестен «Казан утлары»нда шактый гына печеп тә чыгардылар, кыскарттырып, үлгән геройларын терелттереп, кискенрәк урыннарын шомарттырып интектерделәр... Р.Миңнуллин. Тукайның каләмен җанына-канына манып язган шигырьләрен печеп, турап бетерделәр. Р.Батулла

4) күч. Кемне дә булса бик нык алдау, алдап, берәр нәрсәсез калдыру. Эчкән – үзен үзе печкән. Әйтем. Әй ант эчтек, ант эчтек. Үгез дип тана печтек. Р.Фәйзуллин

Печә башлау Печәргә тотыну. Март кояшының җылысында рәхәтләнеп кенә утарда сикерешеп йөргән кырыкмышларны печә башлыйлар. М.Мәһдиев

Печеп алу Тиз генә, кыска гына вакыт эчендә печү. Кисмәк төбенә ризык куеп, кисмәкне аударуга, дуңгыз шуның эченә башы белән кереп китә икән. Ветсанитар кисмәкне бастырып та куя, шырыйлатып, тегене печеп тә ала икән. М.Мәһдиев

Печеп бетерү Барсын да печү. Кызыл замана албастысы шагыйрьләрне никадәр генә печеп бетерергә тырышмасын, ул үзенең иң заманча шагыйрен дә ахыргача үтереп бетерә алмаган икән. Р.Хисмәтуллин

Печеп йөрү Бик күптәннән, һәрвакыт печү. Әнә керәшен Вәчили гомере буе ат печеп йөри. Рәхәттән йөриме әллә? Г.Сабитов

Печеп ташлау Озак уйламыйча, тиз арада печү. Узган ел кыш ул җигеп йөргән җирән яшь айгырны, әллә нәрсәсенә генә үҗәтләнеп, ветфельдшер печеп ташлаган. М.Мәһдиев

Печеп тору Әле, хәзерге вакытта печү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә