ПЕЧТЕК с. сөйл. 1. Бик аз, аз гына. Иртәгә Шидловский килеп төшә, дигән көнне печтек кенә чатаклык булып алды. А.Гыйләҗев. Алай булгач пианино нәрсәгә ул, дисезме? Печтек кенә бер сер белән Алдым мин ул юньсезне. Ф.Яруллин. Әмма икенче яктан... үз алдыңа максат куй да, ниндидер бер печтек кенә каршылык, күзгә ташланырлыгы да булмаган киртә аркасында шуннан баш тарт, имеш! Җ.Юныс

2. рәв. мәгъ. Аз гына, чак кына, бераз, күп түгел. Әни, дим, печтек кенә бирерсең инде, яме. Г.Галиева. Әйе, дип уйлады Тимер, аз-маз укыган һәм башында печтек кенә булса да мие бар кеше беркайчан да акылны эт белән чагыштырырга тиеш түгел. Г.Рәхим. Тормаслар, әле тагын әз генә, печтек кенә булса да иркәләнеп ятарлар, сыңар күзләрен генә йомып черем итәрләр иде, ярамый. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә