ПЕЧӘНЧЕ и. 1) Печән чабу, җыю, өю эшләрендә катнашучы кеше. Бөтен болын өстенә, күз күреме җирне чуарлап, әллә никадәр печәнче сибелгән. Г.Бәширов. Якында гына печәнчеләр кунып ята иде. М.Мәһдиев. Ә син үзең печәнче эзлисең, үзең шәһәргә китәргә җыенасың. Моны ничек аңларга? А.Хәлим

2) зоол. Саранчасыманнар семьялыгыннан көтүлекләргә, печәнлекләргә зур зыян сала торган корткыч вак чикерткә; русчасы: кобылка



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә