ПЕЧӘНЛЕК и. 1) Печәнгә яраклы яшел үлән үсә торган болын, тугай яки алан. Үзебезгә һәйбәт печәнлек чыгартасым килеп, мин дә һаман картлар тирәсендә бөтереләм… Көтмәс идең, начар печәнлек чыкса, әти, кашларын җимереп, тагын да кырыслана төшәчәк. Г.Бәширов

2) Печән саклау өчен махсус ясалган урын. Печәнлектә, бөтен фани дөньяның мәшәкатен онытып, сабый балалар йокысы белән ике яшь егет мышныйлар. М.Мәһдиев. Әйдә печәнлеккә! Анда бер уч та печән әсәре юк. Н.Гыйматдинова. Хуҗалыкта карамаган урын калмады. Печәнлекне актарырга керештеләр. Н.Ямашев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә