ПЕЧӘН и. 1) Мал-туарларга азыкка дип махсус үстерелә яки болыннарда, аланнарда үзеннән-үзе үсә торган үлән. Быел исән-сау булсак, һава шартлары да уңайлырак килсә, иген уңышы да, печән уңышы да яхшырак булыр, дип торабыз. Р.Ишморат. Кая ул анда бездәге шикелле үз иркеңдә урак уру, печән чабулар! Г.Бәширов. Дымлы җир. Печән котырып үсә. Я.Абдуллин 2) Мал-туарга азыкка дип чабылган яисә чабып киптерелгән үлән. Әти астан печән биреп тора, абый өстән өеп тора. Г.Бәширов. Арыш саламы белән тотылгач та ярты кышлык печәнемне совхозга тапшырдым бит, хәтерлисеңдер... З.Хәким 3) сөйл. Печән чабу эше. Озакламый печән өлгерә, кешеләрең күп өлеше печәндә булачак. Ш.Камал. Әле Хәнәфи туганга әйттем, печәнгә кешене күбрәк җибәр, дидем. Г.Әпсәләмов. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. М.Мәһдиев ◊ Печән өсте Печән чабу вакыты. Печән өсте, шуңа ялганып урак өсте килә. Р.Ишморат. Менә печән өсте дә җитте. Г.Бәширов |