ПЕТРУ’ШКА и. лат. бот. Чатырчәчәклеләр семьялыгыннан ак тамыры кишерне хәтерләтә, яфраклары һәм тамыры аштәмләткеч буларак кулланыла торган үсемлек. Тагын бер мәртәбә гафу үтенәм, петрушка беткән иде, аның урынына укроп белән бизәсәк ярамасмы? Ф.Хәбибуллин. Тамыр һәм яфрак петрушкасы була. Тамыр петрушкасының ашка яфракларын да, азыктамырларын да, ә яфрак петрушкасының яфракларын гына файдаланалар. Бакчачы, яшелчәче һәм умартачы календаре |