ПЕТЛИ’ЦА и. рус Хәрби һ.б. форманың якасына дәрәҗәне, чинны аеру билгесе итеп тегелгән тукыма кисәге, төсле тасма. Сырма якасына яшел петлица тегеп, биленә наган аскан ирдәүкә хатын пәйда булып, юлыма аркылы төште. З.Хәким. Табылган сөякләр, петлица, 15 – 20 тиен акчалар турында тиз арада «Солдат.ру» сайтын оештырган Игорь Ивлевка хәбәр ителә. Кызыл таң |