ПЕТА’РДА и. фр. 1) Эченә дары тутырылган металл савыттан гыйбарәт борынгы шартлаткыч төре

2) Фейерверк итеп кулланыла торган дарылы пиротехник эшләнмә. Мәктәптән кайтучы малайларның петарда белән шаяруы икән. Иң арзанлы ике сумлык петарда да фаҗигагә китерергә мөмкин бит. Татарстан яшьләре. Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен, пиротехник җиһазлар: петарда, фейерверк, ракеталар, салют, хлопушка, бенгаль уты кебек уенчыкларга тартыла башлыйбыз. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә