ПЕСТИЦИД и. лат. Үсемлек корткычларына һәм авыруларына, шулай ук чүп үләннәренә, йогышлы авырулар таратучыларга каршы көрәшү өчен кулланыла торган химик матдәләрдән торган кушылма. Беренче тапкыр кулланыла торган пестицидларның кешеләргә нинди зарарлы яклары барлыгын бригадир да белергә тиеш бит. Р.Ишморат. «Пестицидсыз» дип тә куйганнар, тик монысы инде ышанырлык түгел: бал кортының нинди үсемлеккә кунганын бер Ходай гына белә. Н.Измайлова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә