ПЕСТӘ и. бот. уйг. Сумахчалар семьялыгыннан җылы якларда үсә торган каурыйсыман яфраклы агач; русчасы: фисташка. Мондагы сый-хөрмәт инде Казандагы татарларныкына охшаш: кура җиләге кагына йөзем, өрек-күрәгә, кара җимеш, пестә чикләвеге өстәлә. Казан утлары. Бәхет агачын чүлмәккә утыртканнан соң, каткан цемент өстенә дөге, вак ташлар белән ком, төсле тоз сибә аласыз, нарат күркәсе, кабырчык, каһвә бөртекләре, пестә (фисташка) чикләвеге түшәргә мөмкин. Шәһри Казан 2) Шул агачның яшькелт яки коңгырт яшел төстәге чикләвеге |