ПЕССИМИ’СТИК с. Пессимизм белән сугарылган. Тукайның лирик герое еш кына, тормышта мәхәббәт сафлыгына урын юк, инде яратудан баш тартырга кала дип, күңеле олы хисләрдән тәмам бушаган пессимистик рухлы бер шәхес булып күз алдына торып баса. Р.Рахман. – Кем әйтмешли, минем пессимистик шигырьләремнең кемгә кирәге бар? – диде Сәгыйть Рәми. Р.Батулла. Шул рәвешле, пессимистик уйларга бирелеп, юк-барга борын салындырып йөрүебездә тышта коеп яуган яңгырның да, ишеп яуган карның да бер мыскал гаебе юк икән! Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә