ПЕССИМИСТ и. лат. 1. Бик тиз төшенкелеккә, өметсезлеккә бирелә торган, рухи яктан көчсез кеше. Ул, пессимист кебек, һәрнәрсәгә шикләнеп карый, ләкин оптимист кебек хәрәкәт итә иде. С.Максуди. Уң ярымшар өстенлек итә башласа, кәефнең яхшыруын көтмә, андый кешене күңелсез уйлардан аерып алып булмый. Ул – аермачык пессимист. Могҗизалар энциклопедиясе. Ата-анадан күргән тәрбиясе, күңелсез тормыш тәҗрибәсе кешедән пессимист ясаган кебек, тарихи уңышсызлыклар да тулы бер халыкны пессимист итәр. Ватаным Татарстан 2. с. мәгъ. Төшенке күңелле, тиз өметсезлеккә бирелә торган. Лекцияләрдә Йосыф бәй белән бергә булдык, һәм мин аның укуны, уйлануны яраткан, дөреслекне эзләгән, тик табачагына бик ышанмаган, бераз пессимист кеше икәнен аңладым. С.Максуди. Бүгенге пассив, пессимист яшьләргә аннан күпме үрнәк аласы бар! Шәһри Казан. Ярты тартма чикләвек күргән пессимист тиен: «Уф! Яртысы беткән бит!» – дип борчылган. Татарстан яшьләре |