ПЕССИМИЗМ и. лат. Өметсезлек, төшенкелек, дәртсезлек; киләчәкне бары тик начар итеп кенә күзаллау. Аннан соң язган «Соранучылар» (1903) һәм «Тәмуг» (1908) атлы романнары да шундый ук разыйсызлык, күңелсезлек һәм пессимизм белән сугарылган иделәр. М.Җәлил. 1908–1910 елларда Тукай поэзиясендә күз яше, кайгы-хәсрәт мотивлары, пессимизм элементлары арта. И.Нуруллин. Пессимизмга бирелүдән котылу өчен, Финляндия татарлары эшчәнлегеннән үрнәк алу зыян итмәс. Ә.Кәримуллин |