ПЕСНӘК и. зоол. Чыпчыксыманнар отрядыннан кечерәк кенә чуар сайрар кош. Кунма син, песнәк, Агач башына, Мин бодай чәчтем Тәрәз каршына. Г.Афзал. Кайвакыт шул каен ботагына кара бантлы, яшел түшле песнәкләр килеп куналар да үз телләрендә нәрсәдер сөйләшергә, сайрашырга тотыналар. Ф.Яруллин. Татарстанда песнәкләрнең тагын берничә төре яши: күк песнәк, көрән башлы песнәк, кара песнәк, бүрекле песнәк һ.б. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә