ПЕ’С ИТҮ ф. сөйл. Балалар телендә сию. Похмельдән интеккәндә йөрим тегенең капка төбендә, пес итәсе килгән мәче кебек ---. Ф.Бәшир. Чыннан да, эт пес итеп киткән җирдә сабыйлар уенчыкларына ком тутырып уйный бит. Ватаным Татарстан. – Бабай, пес итәсем килә! – дип кычкыра өч яшьлек оныгым. Татарстан яшьләре |