ПЕСИЛЕ ТАЛ и. бот. Талчалар семьялыгыннан су буйларында үсә торган йонлач бөреле агач яки куак үсемлек; кызыл тал; русчасы: верба. Песиле талларның ботакларын, өйгә алып кайтып, сулы савытка утыртсаң, --- өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң – сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Ватаным Татарстан. Песиле тал ботаклары им-дәва көченә ия дип исәпләнә. Хезмәт даны. Песиле һәм башка таллар бары тик 12 – 15 апрельдән соң гына чәчәк ата. Якты юл



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә