ПЕСИ и. 1) сөйл. к. мәче. Тычкан өчен песи дә – зур ерткыч. Мәкаль. Шуннан өй эченә сузылган ак ефәк бау төсле кояш яктысына песи кызыл борынын китереп куйды… Г.Бәширов. Мыегы белән кытыклап, Песи ята мыраулап. Ш.Галиев

2) Талның йомшак чәчәк бөреләре. Табигать кыш белән саубуллашты. Бозлы елга читләрендә, ерым буйларында, үзәнлекләрдә үскән кызыл талда йөнтәс песиләр кабарынды. Р.Сверигин. Песине тычкан ашый, дип, Шаяртмыйм ла мин сине. Болар бит чын песи түгел, Болар бит – тал песие! Ш.Галиев

3) күч. Эрләргә җайлы булсын өчен, шапылдык белән таралган бер уч чамасы мамык. Бер орчыкны тутырыр өчен, унбишләп песи кирәк

Песи борын Кыска гына төз борын. Песи борынлы, ак алъяпкычлы җилбәзәк асрау Хәсәнне --- бер бүлмәгә алып керде. Ф.Әмирхан. Песи булу Тавыш-тынсыз калу. Песи кебек Бик тыйнак, тавыш-тынсыз гына. Әле дә ул ишек янына песи кебек кенә атлап килде дә шомарып беткән баганага сөялеп торган кораллы сакчының якасыннан эләктереп алды. Н.Фәттах. Песи учы кадәр Бик кечкенә мәйдан турында. Австриядәге крестьяннарның җирләре песи учы кадәр генә: бер таяк кукуруз, бер таяк бәрәңге. А.Таһиров. Песи шикелле к. песи кебек. Мин, серне бирмәскә тырышып, песи шикелле генә тыңлап утырам. А.Шамов. Расиха инде тынычланып өлгерде, ипләп кенә, песи шикелле йомшак басып килде дә Мирзаханны кочаклады. Р.Батулла. Әйтәм бит, бигрәк мокыт иде дип, табын янында да песи шикелле генә утыра иде. Ватаным Татарстан. Песием генә Бик тыйнак кына, шым гына. Хәлфә килеп җиткәндә, --- малайлар песием генә булып калалар. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә