ПЕРЧА’ТКА и. рус 1) Һәр бармак өчен аерым-аерым бармакчалы кул киеме; бишбармак. Барый керфекләренә сарган бәсне мамык перчаткасы белән сыпырып алды ---. М.Галәү. Заводның складлары да ачык, андагы перчатка, бияләй кебек нәрсәләрнең һәммәсен дә Кызыл Армия частьларына тапшыралар. Х.Мөҗәй. Перчаткаларны бәйләргә колхоз идарәсендә табельщица булып эшләүче Гаделия керергә тиеш иде. М.Мәһдиев 2) спорт Боксёрлар кия торган калын, авыр бияләй. Перчатка кигәч авыртмый инде, аннары, рингка чыккач, авыртуны бөтенләй тоймыйсың. Туган як ◊ Перчаткадай алмаштыру Сирәк үзгәртелә торган нәрсәләрне еш алмаштыру. Перчаткадай алмашыну Бик еш алышынып тору. Сугыш тирәсендәге авылларда власть перчаткадай алмашынып торды. Г.Бәширов. Перчатка кебек алмаштыру к. перчаткадай алмаштыру. Перчатка ташлау 1) иск. Дуэльга чакыру билгесе итеп, берәрсенең аяк астына перчаткаңны салып ыргыту; 2) Көрәшкә чакыру, берәрсе яки берәр нәрсә белән ачык көрәшкә чыгу. Үз сүзе белән әйткәндә, «кара икмәк ашап үскән» Г.Камал --- бу тормышка дошман булып кала һәм үзенең миссиясен ул тормышка перчатка ташлау белән тәмамлый. М.Гали. Перчатка урынына алмаштыру к. перчаткадай алмаштыру. Безнең Оля ул егетләрне перчатка урынына алмаштырып тора. Ф.Яруллин |