ПЕРФОРА’ЦИЯ и. махс. 1) Ниндидер махсус корал белән тишекләр ясау. Аңа станокларны тоташтырырга, перфорация машиналарын эшләтергә, хезмәткәрләрне аларда эшләргә өйрәтергә туры килә

2) Нинди дә булса материалга махсус кораллар белән тишелгән тишекләр. Быел ачык, якты төсләр, гадәти булмаган фактура һәм бизәкләр (мәсәлән, перфорация), төрле аксессуарлар (мәсәлән, бантлар), нәфис образлар модада. Безнең гәҗит

3) мед. Ялкынсынудан барлыкка килгән тишекләр. Күзәнәкләрнең аркылы тышчасында бер кечкенә тишек (перфорация) урнаша, аның аша үткән плазмодесмалар ярдәмендә күзәнәкләр бер-берсе белән тоташа. Балалар сәламәтлеге турында китап. Шуларның иң киң таралганнары – күкәй күзәнәгенең өлешчә калуы, --- перфорация; кольпит, аднексит, эндометрит кебек авырулар. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә