ПЕРФОРА’ТОР и. лат. 1) Тау токымнарын, бетон, асфальт һ.б.ш.ны бораулый торган машина. Ул кичне йокыбыз йокы булмады, квартирның бер ягында перфоратор тавышы --- шактый вакыт ишетелеп торды... Туган як. Аларга профессиональ перфоратор һәм газон чапкычы бирелде. Татарстан яшьләре. Беркөнне кичен, бөтен кеше ял итәр вакытта, өстәме, астамы, әллә күршедәме шунда, перфоратор үкертә башладылар. Безнең гәҗит

2) Кәгазь, катыргы, кинотасма кырыйларына тишекләр тишә торган әсбап

3) Перфокартага кодлаштырып бирелгән мәгълүматларны яздыру җайланмасы. Электромагнитик перфоратор



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә