ПЕРСПЕКТИ’ВАСЫЗ с. 1) Үсеш мөмкинлекләре аз булган яки киләчәктә бетүгә йөз тоткан. Ул моннан берничә ел элек, төзелеш башлануның беренче көннәрендә үк, перспективалы һәм перспективасыз авыллар турында газетада мәкалә бастырган иде. Р.Вәлиев. Баштагы елларда инвестор куйган сак хезмәте – камуфляж форма кигән һәм, берни эшләми, кырлар буйлап машинага утырып элдерткән типсә тимер өзәрлек егетләр – вак-төяк урлашуның юлына аркылы төшәргә азапланып карадылар да, хәзер бу эшнең перспективасыз икәнен аңлап, үзләре дә кыек ятканны чәлдерергә керештеләр. Ватаным Татарстан

2) Киләчәкне, алдагы үсешне күз алдына китерми торган. Фантазиясез, перспективасыз кеше сез, шул кызганыч. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә