ПЕРСПЕКТИ’ВАЛЫ с. 1) Үсеш яки файдалану мөмкинлеге зур булган, өметле. Ниһаять, яшәеш шартлары шактый көйләнгәч, эш тә перспективалы барганда, --- мин тормыш юлымны бөтенләй икенче якка борып җибәрдем. Х.Миңнегулов. Ул моннан берничә ел элек, төзелеш башлануның беренче көннәрендә үк, перспективалы һәм перспективасыз авыллар турында газетада мәкалә бастырган иде. Р.Вәлиев. Ул Депардье күчеп килә калса, авылыбыз перспективалыга әйләнә бит, шуны аңлыйсызмы? Ф.Хәбибулин 2) Белемле, талантлы, киләчәге өметле (кеше тур.). Ә.Исхак – үзенең иҗаты өстендә җентекләп, бирелеп эшләүче, --- зур перспективалы шагыйрь. М.Җәлил |