ПЕРСПЕКТИ’ВА и. лат. 1) Яссы өслектә өч үлчәмле пространствоны ераклык арту белән предметларның кечерәеп күренүен исәпкә алып сурәтләү сәнгате. Перспектива законнары

2) Ерактан күренгән табигать күренеше, манзара. Хәзер дә сезнең күз алдындадыр: яшеллеккә күмелеп утырган матур гына авыл, аның аргы ягында еракларга киткән киң перспектива, сызылып кына күренгән ерактагы урман. Г.Бәширов

3) күч. Алда көтелгән үсеш мөмкинлекләре, киләчәк. Татар дәүләт опера театры коллективының перспективасы зур. М.Җәлил. Әйе, менә шул, үзенең заводын мактады, эшенең бик интересный булуын әйтте. Перспектива бик яхшы, диде. Ә.Еники. Җитди итеп уйлап карасаң, татар теленең бүгенге торышына объектив анализ ясап, аның перспективасын аңларга тырышсаң, бүгенге көндә туган телебезнең --- хәле борчылырлык икәнлеген --- ачык күрәсең. Р.Юсупов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә