ПЕРСОНАЛЬ с. 1) Шәхси, аерым кешегә караган. Төн урталарында пароходчылык башлыгының персональ машинасы чакырылмаган кунакларны алып китте. М.Юныс. Зур шау-шу белән Әбрарның партия әгъзасы буларак шәхси (персональ) эше тикшерелә. Я.Абдуллин

2) Гомуми закон буенча түгел, хөкүмәт яки берәр төрле оешма тарафыннан махсус билгеләнгән. Моның өчен персональ рәвештә эшкә билгеләү буенча махсус комиссия төзелә. Тигез гомер итегез! Г.Гафуров, Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәр, Мәскәүдә тора, персональ пенсия ала. М.Гайнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә